Нурлат мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсенә чакыра

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Нурлат шәһәре халык мәшгүльлек үзәгендә 22 ноябрь көнне вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.

Бирегә килүчеләр шәһәр һәм район оешмаларында булган эш урыннары, вакантлы вазифалар турында һәм ярминкәдә катнашучы оешмалар вәкилләреннән кирәкле мәгълүмат белә алачак. Шулай ук хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү закон буенча консультация алырга мөмкинлек булачак, ди проект авторлары.

Ярминкә Нурлат шәһәре, Р.С. Хамадеев урамы, 19 йорт адресы буенча оештырыла. Чара 9 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International