“Граждан булырга бурычлы!” дәресләр циклы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участогында күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен “Татарстанның бөек кешеләре!” дип аталган дәрес үткәрде.
Белгеч дәрес башында балалардан республиканың талантлы кешеләре турында сораштырыды. Балалар Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне беләләр булып чыкты, аларның нинди әсәрләр язуларын искә төшерделәр, язучыларның иҗаты белән мәктәптә татар теле дәресләрендә танышканлыкларын әйттеләр.
Аннары белгеч төрле портретлар күрсәтте, монда Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Бакый Урманче кебек танылган кешеләр бар иде. Катнашучылар аларның кыскача биографиясе һәм иҗат эшчәнлеге турында белде. Балалар җырчы һәм композитор Сара Садыйкованы "Татар сандугачы" дип йөртүләрен, аның 400 гә якын җыр язуы турында белде.
Александр Ключарев - танылган татар композиторы. Татар музыка сәнгате өлкәсендә актив эшли, татар халык музыкасын яхшы белүче, башка һәм иҗат яшьләренең остазы булган аккомпаниатор була. Бакый Урманче - скульптор һәм рәссам, графика һәм театр декорациясе остасы. Милли сәнгатьне үстерү процессларын өйрәнүче педагог һәм тикшеренүче. Салих Сәйдәшев үзенең яшь дуслары өчен күп язган – “Салют биребез”, “Зәңгәр күл”, “Туристлар җыры”, “Укучылар вальсы” һ.б. Казан дәүләт академия театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшләгән. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Дәрес кызыклы фикер белән тәмамланды: бөек җырчы яки танылган галим булырга кирәк түгел, бары тик эшне намус белән, яратып башкарырга кирәк.