Зәйдә күп балалы ата-ана өчен яңа эш урыны булдырылган

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Зәй мәшгульлек үзәге сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, инвалид баласы булган һәм күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыру буенча эшне дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, мәшгульлек хезмәтендә инвалидларны, инвалид-балалар тәрбияләүче һәм күп балалы ата-аналарны өстәмә эш урыннары белән тәэмин итү өчен эш бирүчеләрнең заявкаларын карау буенча комиссия гамәлдә.  Аның әгъзалары “Зәй Су каналы” ҖЧШендә эш урынының җиһазланышын тикшерде. Күп балалы гаилә әтисе насос җайланмалары машинисты булып эшли алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International