Минзәлә районының "Тургай " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында полиция лейтенанты В.Шәймөхәммәтов белән очрашу узды.
Ул балалар белән "закон үтәлеше", "чит кеше милкен урлауны профилактикалау", "җәмәгать урыннарында һәм массакүләм чараларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" , "урамда һәм транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" һ.б. темаларга әңгәмәләр үткәрде. Кунак законнар турында гына түгел, ә кылынган хокук бозулар нинди нәтиҗәләргә китерүе турында да сөйләде.
Әңгәмә кызыклы килеп чыкты. Балалар зур кызыксыну белән полиция лейтенанты сүзләренә колак салды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.