Хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе" бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында "Ак Барс "Холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры И.Егоров авыр тормыш хәлендә калган 28 гаиләгә матди ярдәм күрсәтте.
Буа муниципаль районының "Гармония " комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәр гаиләгә 50 кг он тапшырды. Әти-әниләр хәйриячегә олы рәхмәтләрен белдерде һәм уңышлар һәм озын гомер теләде.