"Богородский рай" үзәге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары "Чиста йорт" акциясе оештырды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

20 ноябрь көнне "Юмарт сишәмбе" кампаниясе кысаларында Кама Тамагы районы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Тәмте авылы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә "Чиста йорт" акциясе оештырды.

Акция барышында социаль хезмәт алучыларга йортта дымлы җыештыру, тәрәзә һәм түшәм юу, штор алыштыру,  келәмнәрне чистарту кебек өстәмә бушлай хезмәт күрсәтелде.

Өлкән яшьтәге гражданнар хезмәткәрләргә һәм укучыларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International