Шушы көннәрдә Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 нче китапханә филиалында игелеклелек дәресендә булды. Дәрес бөек рус язучысы Лев Толстой иҗатына багышланган иде.
Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Кояшлы куян" республика конкурсында катнаша. Электр энергиясен саклауга юнәлдерелгән иҗади конкурста балалар беренче ел гына катнашмый инде.
Нурлат районының “Гармония” үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Кәкре Атау авылы социаль хезмәткәрләре “Ретро-терапия” технологиясе нигезендә “Каз өмәсе” йоласын искә төшерделәр.
"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагогик көллият студентлары белән берлектә социаль-мәдәни чара узды.
20 ноябрьдә бөтен дөньяда ел саен бала хокуклары көне билгеләп үтелә. Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утрауы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хокук бозуларны профилактикалау уңаенан Югары Ослан гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары өчен "Балалар хокуклары - Дәүләт кайгыртуы" темасына хокукый дәрес уздырды.
Бүген Лесхоз интернат-йортының социаль эш буенча белгече А.Валиева чәчәктерапия-социаль технология буенча дәрес үткәрде.
Ай дәвамында татарстанлылар 2019 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча сораштыруда катнашты.
“Әни+бәби” клубы эшчәнлеге уңаеннан "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Урамда һәм өйдә балалар куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрде.
"Парикмахер эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Өченче һәм дүртенче төркем чәч буяулары һәм аларның характеристикалары” дигән темага чираттагы дәрес узды. Максат: чәчне буяу өчен төрле буяуларны кулланырга өйрәнү.
95 яшь - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә гасыр буена сузылган шундый олы яшьне каршы алырга насыйп булмый. "Яхшы кеше гасырдан артык яши", - диләр халыкта озын гомерлеләр турында.