ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

20 ноябрьдә 2013 елдан башлап, ел саен россиякүләм Балалар хокукы көне билгеләп үтелә.

23 ноябрь көнне Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар һәм учреждение педагоглары бәйрәм концерты әзерләде, ә "Кыю пешекчеләр" түгәрәге бүлмәсендә балалар әниләр өчен чәй табынына тәмле ризыклар әзреләде.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без тормышыбызны алып баручы, бөтен авырлыкларны һәм сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итүче кешеләребезне данлыйбыз.

Балтач районында башкарма комитет һәм социаль яклау бүлеге " Әниләр чәчәк бәйләме" конкурсы үткәрә. Конкурста районның теләгән һәр кешесе катнаша ала.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгендә шушы ягымлы һәм игелекле бәйрәмгә багышланган район чарасы узды.

Агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Республика ресурс үзәге "БАРС Груп" АҖ белән берлектә "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры " дәүләт мәгълүмат системасы" программа продукты белән эшләү" программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырды.

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ мәдәният  сараенда үткәрелгән буш эш  урыннары ярминкәсенә йомгак  ясады.

Бүген, әниләр көне алдыннан, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Тәмте авылы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен "Әниләргә даны" дигән чара уздырды.

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында өлкән төркем малайлар "Минем организм һәм сәламәт яшәү рәвеше"дигән презентация карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International