Балтач районында башкарма комитет һәм социаль яклау бүлеге " Әниләр чәчәк бәйләме" конкурсы үткәрә. Конкурста районның теләгән һәр кешесе катнаша ала.
Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина сүзләренә караганда, мондый чаралар гражданнарны рухи-әхлакый тәрбияләүдә гаиләнең ролен, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклап калуга ярдәм итә, балалар тәрбияләүче хатын-кызларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. "Мондый ярышларда катнашу якташларыбызның иҗади сәләтләрен үстерә", – ди белгеч.
Балтач районында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Камалова, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, үзәкләштерелгән клуб системасы методисты Гөлнара Гарипова жюри төркемендә эшли. Конкурсантларның иҗат җимешләре үзенчәлек, башкаруның сәнгати сыйфаты, эстетик осталыгы кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.
Җиңүчеләр биш категория конкурсант арасында билгеләнәчәк:
- тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнар,
- күп балалы һәм тулы гаилә балалары,
- инвалид балалар,
- күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән булган әниләр,
- тулы гаиләдәге әниләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Әниләргә чәчәк бәйләме" конкурсында катнашучыларның барысы да кызыксындыру бүләкләре һәм сертификатлар алачак.
Оештыручылар эшләрне бәяләү бик авыр булыр дип ышана, чөнки инде хәзер үк конкурска бик күп төрле букет кергән. "Без хәзер чәчәк бәйләмнәренә күмелгән. Конкурсантларның фантазиясе, уйлап табу сәләтләре сокландыра,- ди оклана Алсу Гатиятуллина.