ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Илебездә күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора, гәрчә 1998 елда гына барлыкка килгән булса да. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.  Бу көнне барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырый.

"Без бергә” проекты уңаеннан  Арча  “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәвананучы балалар укучылар сарае каршында эшләп килүче “Робототехника” түгәрәгендә булды.

23 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

2018 елның 23 ноябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 631  яшь ана һәм өченче баласы туган 317  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Янгын күзәтчелеге  һәм профилактик эшчәнлек бүлегенең өлкән инспекторы Дамир Вильданов Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренә янгын-техник минимумы буенча янгын куркынычсызлыгы чаралары укытулар уздырды.

2018 елның 12 декабрендә 12.00-20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Агымдагы елның 25 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 5 682 анасына билгеләнгән.

24 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә Тататрстан республикасы инвалидлар спорт-физкультура оешмасы  кул көрәше буенча республика чемпионаты уздырды.

23 ноябрь көнне Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар, инвалидлар һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

25 ноябрь көнне “Наз” приютында Аналар көненә багышланган “Әнигә бүләк!” исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Бу бәйрәмгә приютта тәрбияләнүче балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International