Бүген Чаллыда яшәүче 118 кеше вакансияләр ярминкәсенә килде

2018 елның 23 ноябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ мәдәният  сараенда үткәрелгән буш эш  урыннары ярминкәсенә йомгак  ясады.

Ярминкә эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән  эшләүче белгечләр катнашты. Барлыгы 123 буш эш урыны тәкъдим  ителде.

Ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең  вакантлы эш урыннары тупланмасы  тәкъдим  ителде. Бүгенге  көндә  анда 5200дән артык буш эш урыны теркәлгән.

Эш бирүчеләргә дискриминация характерындагы мәгълүматны таратмау турында тупланма өләшенде, шулай ук Яр Чаллы мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы  мәшгульлек программалары  турында сөйләнелде.

 Ярминкәгә барлыгы 118 кеше  килде, шуның 18нә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә  катнашкан оешмаларга юллама  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International