Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгендә шушы ягымлы һәм игелекле бәйрәмгә багышланган район чарасы узды.
Әлеге чарага дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр, опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылган иде. Шәһәрнең социаль хезмәтләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнашты.
Бәйрәм Буа муниципаль районы башлыгы М.Җаббаровның котлау сүзләре белән башланып китте. 10 елдан артык ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче тугыз анага рәхмәт хатлары тапшырылды. Буа шәһәре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәм Әфганстанда,Төньяк Кавказ төбәге территориясендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең 19 анасына акчалата премияләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Район үзешчән сәнгать осталары чыгышы әниләр өчен зур бүләк булды. Бәйрәм җылы атмосферада үтте. Соңыннан барлык чакырылган аналарга матди ярдәм күрсәтелде.