Балаларның үз хокуклары бар

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрьдә 2013 елдан башлап, ел саен россиякүләм Балалар хокукы көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Әлмәт шәһәре балалар китапханәсенең 7нче бүлекчәсе белән берлектә "Балалар һәрвакыт белергә тиеш: аларның үз хокуклары бар" дигән хокук дәресе оештырд

Иҗтимагый эш буенча белгеч И.Муллагалиева белдергәнчә, балаларны хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклаучы законнар белән таныштырдылар.

Укучылар бала хокуклары турында конвенция һәм бала хокуклары декларациясе белән танышты, кешегә РФ Конституциясе белән гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр турында белде.

Балаларга үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында уен юнәлешендә: авыр тормыш шартларына эләккән әкият каһарманнары мисалында бәян ителде. "Хокукка өйрәтүче әкиятләр" һәм "Хокук әлифбасы", "Кануннар иленә сәяхәт" исемле белем бирү уеннары үткәрелде.

Укучылар үзләренең белемнәрен "Әкиятләрдә канун", "Кайда – хокук, ә кайда – бурыч", "Гражданин булырга өйрәнәм" урын-вакыт биремнәрен үтәп тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International