Министр Эльмира Зарипованың Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2018 елның 23 ноябре, җомга

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без тормышыбызны алып баручы, бөтен авырлыкларны һәм сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итүче кешеләребезне данлыйбыз.

Әниләр көне - иң якын һәм кадерле кешегә ихлас рәхмәтеңне әйтер өчен тагын бер форсат. Бу - җәмгыятьтә сәламәт әхлакый атмосфера тудыру, балаларны тәрбияләүдә, гаилә традицияләрен һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуда әниләрнең зур хезмәтен тану.

Әнинең кайгыртуы, аның баласына рухи-әхлакый һәм интеллектуаль тәрбия бирү нәтиҗәсендә, имин җәмгыятьнең ныклы нигезе салына. Нәкъ менә шуңа күрә бүген хатын-кызның гаилә һәм җәмгыятьтәге роленә, гаилә иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Ана һәм балачак өлкәсе - дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Татарстан Республикасында балалы гаиләләр өчен социаль инфраструктура системалы нигездә булдырыла, президентның 38 социаль программасы гамәлгә ашырыла, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт объектлары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү һәм ремонтлау, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре системасында поликлиника звеносы капиталь ремонтлана. Социаль ярдәм җәһәтеннән, балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән ташламалар һәм түләүләр, инвалид балалар тәрбияләүче аналарга адреслы социаль булышлык, ятимлекне һәм сукбайлыкны булдырмау буенча киң эшчәнлек алып барыла.

Узган ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елны илдә Балачак унъеллыгы дип игълан итте, аның уңаеннан яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер тәкъдимнәр кертелде. Бу - төбәктәге керемнәре яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булган гаиләләрдәге беренче бәбигә түләүләр, ипотека кредиты программасы, кредит буенча ставкаларны субсидияләү, балалар сырхауханәләре төзү, белем бирүнең сыйфатын яхшырту. Бүгенге көндә беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык акчалата түләү безнең республикада яшәүче 5 меңнән артык анага билгеләнгән.

Татарстанда авыл әниләренә аерым ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан барлык яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында Карар кабул итте. Бүгенге көндә Татарстанда беренче баласын тапкан 1,5 меңнән артык һәм өченчесен тапкан 300дән артык хатын-кыз тиешле түләүләр сорап мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук "гаилә" проблемаларын хәл итүдә зур тәҗрибә тупланган, инновацион инструментлар сынап карала, традицион социаль технологияләр камилләштерелә. Гаилә кыйммәтләрен үстерүгә аерым тырышлык юнәлтелгән, күп балалы һәм тәрбиягә алучы гаиләләргә зур игътибар бирелә.

Хәзерге дөньяда хатын-кызларның дөньяга чыгуы, аларның һөнәри һәм социаль активлыгын күтәрү проблемалары да әһәмиятле. Татарстанда хатын-кыз үзен хезмәт өлкәсендә якланган итеп тойсын өчен, күп эшләнә. Шул максат белән республикада дәүләт программалары гамәлгә ашырыла һәм декрет ялында булган хатын-кызларны эш белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә. Хатын-кыз хезмәт базарында үз урынын таба алсын, һөнәри күнекмәләрен һәм сәләтләрен югалтмасын өчен яңадан укыту, квалификация арттыру, өзлексез белем алу өчен шартлар һәм реаль мөмкинлекләр тудырыла.

Кадерле хатын-кызлар!

Бу матур көндә сез какшамас кыйммәтләрне – өмет, ышаныч һәм мәхәббәтне саклаган өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең йорт мәхәббәт, гармония, җылылык һәм елмаю белән тулы булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын. Сезгә бүгенге тормыш мәшәкатьләрендә рухи тынычлыкны, ана сабырлыгын югалтмавыгызны, ышана һәм гафу итә белүегезне телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International