Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында өлкән төркем малайлар "Минем организм һәм сәламәт яшәү рәвеше"дигән презентация карады.
Видеоматериалны караганнан соң балалар сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Алар сәламәт яшәү рәвешен иртә балачактан алып барырга, начар гадәтләрдән баш тартырга, дөрес тукланырга, шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
"Тормышны спорт уеннары белән тулыландырырга, иренмәскә, һәр иртә зарядка ясарга һәм душ кабул итәргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәсәң, һәрвакыт сәламәт булачакбыз!", – дип нәтиҗә ясады приют карамагындагы балалар.