Министрлыкта халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. 

Координация советы эшендә Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, министрлыклар, шулай ук республика профсоюзлары һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Әгерҗе, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга һәм Чистай муниципаль районнары территориясендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш, эшкәртү сәнәгате, спорт, күчемсез милек белән идарә итү, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы тугыз бурычлы оешманың хезмәт хакын түләү, иминият взносларын һәм салым түләүләрен түләү буенча бурычларны каплау сораулары каралды.

Барлыкка килгән бурычларны бетерү буенча конкрет чаралар күрү өчен утырышка әлеге предприятиеләр җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган иде.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International