23 ноябрь көнне Әлмәттә мәшгульлек хезмәтенең төрле юнәлешләре буенча эш бирүчеләр белән ай саен үткәрелә торган "түгәрәк" өстәл узды.
"Бергә булдырабыз"республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен экскурсия уздырды.
Бу көннәрдә Мәскәү шәһәрендә "Абилимпикс" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионат уза. Анда Россиянең 83 төбәге 57 компетенциядә ярыша.
Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 442-ФЗ нигезендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү максатыннан шәһәр учреждениеләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
22 ноябрьдә Г.Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясендә социаль хезмәт алучы балалар өчен натюрморт ясау буенча остаханә узды.
Яр Чаллы "Изгелек" үзәгендә "#Юмартсишәмбе" хәйрия кампаниясе һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Әниләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә узды.
22 ноябрь көнне Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган чара уздырды.
Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан оештырылган ял көне клубында чираттагы очрашу Әниләр көненә багышланды.
"Күз яшьләрсез балачак" клубы уңаеннан Апас муниципаль районы "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары "Әнигә хат" дигән чара уздырды.
Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Питрәч районының "Шатлык" приютында һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт белгече мәктәп яшендәге балалар белән очрашты.