"Кояшкай"лар әкият иленә сәяхәт кылды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллы “Кояшкай” үзәгендәгеләр "Бергә булдырабыз” проектын, "Юморт сишәмбе" кампаниясен тормышка ашыру уңаеннан 27 ноябрьдә Әкиятләр иленә сәяхәт итте.

36 инвалид бала  һәм 12 ата-ана өчен тәрбиячеләр А.Борисова, Л.Жаворонкова “Әкият дөньясына сәяхәт" исемле чара  үткәрде.  Балаларга  сәяхәткә чыгарга Убырлы карчык комачауларга теләгән иде, барып чыкмады.  Балалар барча авырлыкларны да җинде, ә Убырлы карчык аларга әкиятләр тулы тылсымлы сандык бүләк итте. Балалар “Өч дуңгыз баласы” исемле курчак театрын карады, алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International