5 декабрьдә Яр Чаллыда вакансияләр ярминкәсе булачак

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 5 декабрьдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Чара Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 йорт адресы буенча "КАМАЗ" мәдәният сараенда узачак.

Вакансияләр ярминкәсе эшендә 10 предприятие: "СпецАвтоКам" ҖЧҖ, "КАМАЗ" ГАҖ логистика үзәге, "Лента" ҖЧҖ, "Жемчужина" санаторие, "Силикатнеруд" ҖЧҖ, "Олимпийский" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре һ. б. катнашачак.

Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: автомобиль йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, тракторчы, юл эшчесе, маляр, станоклар һәм слесарь эшләр контролеры, кассир, официант, пешекче, кухня эшчесе, эш бүлүче, логистика, транспортчы, эшләнмәләр һәм инструмент комплектовщигы һ. б.

Ярминкәгә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә корып, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алачак.

Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International