29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак, аның барышында ведомство өчен 2019 елга үсеш күрсәткечләре белән 5-7 өстенлекле максат билгеләнә.
Чара түбәндәге адрес буенча 15:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, 301 бүлмәдә узачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Иҗтимагый совет утырышында катнашучы гражданнарны алдан теркәү тәртибе министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган mtsz.tatarstan.ru "Максат һәм бурычларны халык алдында формалаштыру" өстәмә битендә.