Бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә янгын сүндерүче Анатолий Калугин өйдә социаль хезмәт алучылар, ялгыз картларга уртак рейд оештырды.
Янгынга каршы рейдларның максаты көнкүрештә янгыннар санын киметүгә юнәлдерелгән. Халык белән профилактик әңгәмәләр уздырылды. Мондый җыеннар кешеләр белән аралашырга һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирә.
Өлкән яшьтәге гражданнарга әңгәмә барышында социаль эш буенча белгеч янгын чыгуның төп сәбәпләре турында бәян итте. ә А.Калугин янгыннарның төп сәбәпләрен аңлатты, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләре, электр җиһазларын куллану тәртибе турында сөйләде.