#ЮмартСишәмбе акциясе хәйрия хәрәкәтен популярлаштыру өчен берләштерүгә юнәлдерелгән проект. Бөтен дөнья буенча игелекле эшләр белән бәйле төрле чаралар һәм акцияләр уза.
Кайбыч муниципаль районында "Шәфкать" фонды һәм "Наз" ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм фонды хәйриячеләр буларак танылды. Әлеге чарада Кайбыч районы "Өмет " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә актив катнашты.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр тәрбияләнә торган 68 гаилә өчен "Шәфкать" хәйрия фонды т "Балаларга подписка бүләк ит!" акциясе оештырылды.
"НАЗ" фонды "Игелекле куллардан витаминнар" хәйрия акциясе белән чыгыш ясады, аның кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балалары булган гаиләләргә 60 витаминлы набор әзерләнде. Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар да җиләк-җимеш кәрҗиненә ия булды.
"Богородский рай" үзәгендә социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе оештырган "Җылы оекбашлар" акциясендә катнашты.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр "Игелек турында хатлар" дип исемләнгән дәрестә булдылар.
"Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм "Волонтер" үзәге вәкилләре тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Три поросенка" театральләштерелгән тамаша узды. Дәреснең максаты инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында театральләштерелгән эшчәнлек аша эмоциональ өлкәне үстерү.