Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше уңаеннан Сарман муниципаль районының "Сарман" Агрофирмасы ҖЧҖендә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хәлен бәяләү комиссиясе утырышы узды.
Очрашу барышында кадрлар хезмәте вәкиленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Г.Гатауллина пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү буенча мәгълүмат җиткерде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, мәшгульлек хезмәтенә мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында аңлатмалар яңгырады.