"Наз" педагоглары балаларга гаилә кыйммәтләрен өйрәтә 

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

“Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” уңаеннан 27 ноябрендә Балтачның Сосна төп гомуми белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның бурычлары “гаилә”, “гаиләдәге кыйммәтләр” төшенчәләрен ачыклау, үз гаиләңә, олы буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Балалар чарада  актив катнашты, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Чара ахырында алар “Минем гаиләм” дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International