Чистайның "Балкыш" үзәгендә телне чистарту өчен көрәшәләр

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Компьютер һәм смартфон теләсә кайсы гаиләдә бар. Балалар ата-аналар үрнәгенә ияреп, кечкенәдән үк гаджетлар белән кызыксына башлый. Тик менә Бөтендөнья пәрәвезенең бер җитди җитешсезлеге бар: анда цензура юк диярлек.

26 ноябрьдә Чистай районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Э.Киямова хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен "Сүзнең көче яки яман сүзләрнең агуы" темасына профилактик дәрес үткәрде. Бу дәрестә балалар әлеге лексиканың килеп чыгышы белән танышты,  "текә" лексика куллану өчен нинди җәзалар бирелүен белде. Балалар дөресен генә әйткәндә, күп кенә сүзләрне өлкәннәрдән һәм ата-аналардан ишетә, бу безгә сөйләм турында уйланырга мөмкинлек бирә!

Нәтиҗәдә, балигъ булмаган балалар үзләренең агачларын "яхшы сүзләр" белән үстереп, бик күп уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International