17 декабрь көнне Нурлат халык мәшгүльлек үзәге белгечләре 12 нче номерлы "Буратино" балалар бакчасында уздырылган ата-аналар җыелышында катнашты. Чыгышның төп темасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү иде.
18 нче декабрь көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан "Хайваннар хакында" дигән уен-викторина узды.
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр белән очрашу оештырды.
16 декабрьдә Югары Ослан муниципаль районында пенсионерларның иҗади эшләре буенча беренче күргәзмә-ярминкәсе узды.
18 нче декабрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучыларга Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Деманов тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча əңгəмə һəм инструктаж үткəрелде.
Реабилитацион-тәрбияви хезмәттә яшь буын өчен патриотик тәрбия иң мөһим юнәлешнең берсе булып санала.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова “Россия тарихының декабрь айларында булып узган истәлекле хәрби көннәре” дигән видео-марафон үткәрде.
Саф һавада оештырган иҗади дәресләр өлкәннәргә һәм балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерә. Минзәләнең "Умырзая " үзәге карамагындагылар да шундый чаралар ярата.
Питрәч "Шатлык" приюты психологы балаларның коммуникатив күнекмәләрен, ишетү игътибарын үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләү күнекмәләренә юнәлдерелгән дәрес оештырды.
Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Надежда Агапованы зур шатлыгын уртаклаша.