Реабилитацион-тәрбияви хезмәттә яшь буын өчен патриотик тәрбия иң мөһим юнәлешнең берсе булып санала.
Балаларда, яшь буында патриотик хис тәрбияләү һәм булдыру хезмәте бик озак, даимилекне таләп итә. Һәр кешедәге иң җылы, матур хисләр ,көчле ихтыярлы, җитез, тапкыр булу, якыннарга хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтү - бу патриот сыйфат.
Әгерҗе муниципаль районы “Наз” приютында тәрбияләнүче балаларга Россиянең тарихи вакыйгалы даталары белән танышу, аңлату эшләре алып бару үзе бер гореф-гадәткә әйләнде.
Истәлекле даталар, герой исемнәре, полководец һәм хәрби начальниклар, гаскәр башлыклары турындагы сөйләшүләр илебездә төп темаларның берсенә әйләнде.
18 нче декабрьдә бөек полководец – Суворов Александр Васильевич һәм аның җиңүләре, Альпа таулары аша чыгулары, көчле рухлы булуы турында дәрес уздырылды.
Ул халык күңелендә мәңге яшәячәк! Ә аның турында, аның җиңүләре турында белүче, кызыксынучы яшь буын, үз илләренең чын патриотлары булачак!