"Умырзая"дагылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнә

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Саф һавада оештырган иҗади дәресләр өлкәннәргә һәм балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерә. Минзәләнең "Умырзая " үзәге карамагындагылар да шундый чаралар ярата.

Шушы көннәрдә учреждение балалары һәм белгечләре үзәк территориясен Яңа елга бизәделәр. Балалар фигуралар бик теләп матурлады. Шулай ук "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә Кыш Бабай остаханәсе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International