Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр белән очрашу оештырды.
Психологик тренинг күнегүләре балаларны бер-берсе белән таныштырырга, аннары төркем эше өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
Очрашу барышында һөнәри мәнфәгатьләр өлкәсен билгеләү, шулай ук һөнәр сайлау стратегиясен билгеләү максаты белән һөнәри тест үткәрелде. Яшь кешеләр һөнәри эшчәнлеккә һәвәслекне ачыкларга һәм тестланган шөгыльләргә, күнекмәләргә туры килә торган эшчәнлек өлкәсен билгеләргә ярдәм итә торган Л. Йовайши методикасы буенча тестлаштыруда катнаштылар.