Питрәч "Шатлык" приюты психологы балаларның коммуникатив күнекмәләрен, ишетү игътибарын үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләү күнекмәләренә юнәлдерелгән дәрес оештырды.
Чара балигъ булмаганнарны социаль адаптацияләүгә һәм психологик коррекацияләүгә юнәлдерелгән дәресләр системасына керә. Балалар конструктив аралашу күнекмәләрен, хәрәкәт активлыгын формалаштырдылар, бер-берсе һәм тирә-юньдәгеләр белән үзара бәйләнешне ныгыттылар. Дәрес ахырында балалар бер-берсенә җылы сүзләр теләде.