Спас интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

18 нче декабрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучыларга Әлки һәм Спас  районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Деманов тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча əңгəмə һəм инструктаж үткəрелде.

Шулай ук янгын очрагында  хезмəткəрлəрне һəм интернатта яшəүчелəрне дөрес гамəл кыларга өйрəтү максатында эвакуация уздырылды.
Укулар билгелəнгəн вакытта узды, интернат-йорт коллективы эвакуацион чараны бердəм һəм житез рəвештə оештырдылар.
Интернатта яшəүчелəр тарафыннан да ярдəм күрсəтелде, һəммə кеше əлеге укуларны аңлап кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International