Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова “Россия тарихының декабрь айларында булып узган истәлекле хәрби көннәре” дигән видео-марафон үткәрде.
Чараның максаты: Россиянең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру, социаль хезмәт алучыларның патриот рухын һәм Ватан геройлары өчен горурлык хисләрен үстерү иде.
Чара барышында белгеч социаль хезмәт алучыларга истәлекле көннәрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде: 3 декабрь- Билгесез солдат көне - безгә хәбәрсез югалган һәм билгесез күмелгән солдатлар турында искә төшерә. 9 декабрь - Ватан батырлары көне- Россия армиясе батырлары һәм хәрби батырлыклар тарихын үз эченә ала.
Үзәктәгеләр Россия хәрби тарихи җәмгыяте тарафыннан эшләнгән "Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре" дигән видео-роликлар карады. Катнашучылар декабрь аенда илебез тарихының төрле чорларында булган хәрби бәрелешләр белән танышты. Бу бәрелешләр аша алар рус гаскәрләрен җиңүгә китергән яки алга таба хәрби хәрәкәтләрендә хәлиткеч әһәмияткә ия булган мәгълүмат алды.
Социаль хезмәт алучылар җиңү вакыйгалары турында фикер алышканда, музыкаль әсәр Ватан геройлары өчен горурлык хисләре кичерергә ярдәм итә, дип белдерделәр. Чарада 17 кеше катнашты.