18 нче декабрь көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан "Хайваннар хакында" дигән уен-викторина узды.
Әлеге чарада 30 социаль хезмәт алучы катнашты. Балалар хайваннар турында кроссвордлар, табышмаклар чиште, шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, пантомимада уйнады.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар хайваннар турында күбрәк мәгълүмат алырга булыша.