Югары Осланда талантлы пенсионерлар ачыкланды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

16 декабрьдә Югары Ослан муниципаль районында пенсионерларның иҗади эшләре буенча беренче күргәзмә-ярминкәсе узды.

Әлеге чарада Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар актив катнашты. Төрле материаллардан һәм төрле техникалардан эшләнгән эшләнмәләр бирегә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Рафис Шәфигуллинның эшләре аеруча популяр булды – техникада скрапбукинг элементлары белән бизәлгән шкатулка һәм ваза.

Күргәзмәгә килүчеләрне районның иҗат коллективларының чыгышлары сөендерде.

Күргәзмә нәтиҗәләре буенча интернат-йортта яшәүче Рафис Шәфигуллин талантлы пенсионерлар арасында уздырылган район конкурсында җиңүче буларак грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International