А. Барто иҗаты һәрвакыт актуаль, аның әсәрләре мәрхәмәт белән сугарылган. А.Львовнаның шигырьләрен уку - бала белән үзенчәлекле уен, аның барышында ул күп кенә файдалы сыйфатларга: әдәплелек, пөхтәлек һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә.
“Кояшка таба” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле, балигъ булмаган балалары өчен, “Минем тирәмдәге дөнья” төркемле шөгыле уздырды.
Шушы көннәрдә "Кем булырга? Бу синең сайлау!" проекты узды. Әлеге чара Н.Галлямова исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында "Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен котладылар.
17 нче декабрь көнне Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова Кенәз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында волонтерлар белән берлектә “Хәрби дан” музеена экскурсия ясады.
Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңү яулаган "Балачак" әкият иле" проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 17-18 нче декабрьдә үзәк белгечләре өчен “Янгын сүндерү-техник минимумы” оештырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп хәбәр итә.
17 декабрь көнне Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хакимияткә яңа ел әкиятенә чакырылды. Балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев котлады.
"Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" программасы уңаенан "Веста" үзәге социаль педагогы Марта Камалова күп балалы, тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 15 балигъ булмаган бала өчен төркемле дәрес үткәрде.