Югары Осланның “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2019 елда беренче тапкыр хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында “Тегү эше” дәресе оештырылды.
15 гыйнварда Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.
Үсеп килүче буынның рухи-әхлакый үсеше чыганагы буларак, халык мәдәниятенең роле мөһим.
Кышын да, җәен кебек кеше организмына хәрәкәт итәргә кирәк. Ачык салкын һавада даими йөрү энергия белән тәэмин итә, көч бирә, сәламәтлекне ныгыта һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Кышкы вакытта актив ял итүнең иң кулай һәм файдалы төрләренең берсе -чаңгы шуу. Бу физик активлык төре теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә туры килә.
Бүген Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Республикабыз театрлары” дигән кичә үткәрелде.
Агымдагы елның 15 нче гыйнварында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча үткәрелүче Бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Чирмешәннең "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Туган якны өйрәнү музеенда "Минем Туган ягым" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды.
Мобиль бригада - Питрәч районы халкына социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле формасы. “Кайгырту” үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны ачыклый, социаль-көнкүреш, социаль-хокукый, социаль-психологик, социаль-медицина хезмәтләре, мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтә.
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар әкияти экскурсиягә барды.
17 гыйнвар көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җир синең кулыңда" проектын тормышка ашыру уңаеннан экология дәресе узды.