"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә экология дәресе узды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

17 гыйнвар көнне Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җир синең кулыңда" проектын тормышка ашыру уңаеннан экология дәресе узды.

Экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 18 социаль хезмәт алучы катнашты.

Дәрес "Табигатьне сакла" видеоролигын караудан башланды. Соңыннан катнашучыларга берничә бирем тәкъдим ителде, алар ярдәмендә балалар үзбелемнәрен күрсәтте.  Алар күп кенә сорауларга җавап бирде, табигатьне саклау һәм экология темалары буенча ребуслар һәм башваткычлар чиште.

Соңыннан балалар җанлы почмакта булды, җан ияләрен аларның яраткан ризыклары белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International