ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән "Гарденотерапия" технологиясе буенча эшне дәвам итә.

Питрәч муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы "Кайгырту" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Земфира Гобәйдуллина Питрәч районында узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы» республика конкурсында "Минем язмышым-минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче булды.

 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәһәр учреждениеләрендә мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.

Пенсионер өчен компьютер белеме - ул тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү, үзеңне заман белән бергә атлаучы итеп тою ысулы. Өлкәннәрнең компьютер каршында киеренкелекләрен һәм курку хисен бетерү бик мөһим.

"Кар" операциясе уңаеннан Апасның "Таң"  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары, волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче гражданнарга булышты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Балалар һәм яшүсмерләр приютларында тәрбияләнүчеләр өчен даими рәвештә әхлак дәресләре оештырылып тора. 

Җәмгыять үсешенең мөһим шарты - үз һәм башкаларны хөрмәт итүче гражданнарны тәрбияләү. "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль-актив шәхес формалаштыру максатыннан "Бурычсыз хокук юк"темасына дәрес үткәрелде.

Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 17 гынварда профориентация буенча дәрес оештырылды. Чара Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырыла.

Лениногорск шәһәре Мәшгульлек үзәге  һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру максатыннан, 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган, хезмәт эшчәнлеген алга таба да дәвам итәргә планлаштырган хатын-кызларны дәүләт программасы буенча курслар үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International