Югары Осланның “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2019 елда беренче тапкыр хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында “Тегү эше” дәресе оештырылды.
Ул электрлы тегү машинасында кисү һәм тегүгә багышланган иде. Дәрес барышында электрлы тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәсен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Җылы, дустанә мохит өйрәнүчеләргә үзләрен иркен тоту, дәресне яхшырак үзләштерү мөмкинлеге тудырды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина әйтүенчә, социаль хезмәттән файдаланучыларның яңа һөнәрләр үзләштерү, шулай ук үзләренең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге бар. Әйтик, алар киемнәрен ремонтлый, гаилә өчен кирәкле гади эшләнмәләр тегә, шуның белән гаилә чыгымнарын яхшы ук киметә ала.