Үсеп килүче буынның рухи-әхлакый үсеше чыганагы буларак, халык мәдәниятенең роле мөһим.
Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүче балалар тәрбияче Д.Волкова җитәкчелегендә "Раштуа бәйрәме" дип аталган чарада катнашты. "Каенкай" балалар бакчасында узган "Халык уеннары һәм җырлар фестивале" кысаларында "Раштуа бәйрәме" уздырылды. Чараның максаты балаларны халык фольклорына, йола-гадәтләренә җәлеп итү, РОссиядә Раштуа бәйрәме тарихы белән таныштыру иде.
Матур чарада берничә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе укучылары очрашты. Рус халык җырлары, тезмәләр яңгырады; халык биюләре һәм уеннар тәкъдим ителде. Яшьтәшләре белән очрашу барысына да бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итте. Фольклор бәйрәмнәре балаларның рус халкының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә, аның җырларына, уеннарына, телдән халык иҗатына карата кызыксыну уята. Ә бу халкыбызның мәдәни мирасын саклау өчен бик мөһим.