Кышын да, җәен кебек кеше организмына хәрәкәт итәргә кирәк. Ачык салкын һавада даими йөрү энергия белән тәэмин итә, көч бирә, сәламәтлекне ныгыта һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Кышкы вакытта актив ял итүнең иң кулай һәм файдалы төрләренең берсе -чаңгы шуу. Бу физик активлык төре теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә туры килә.
Саф һавада чаңгы йөрүләр нерв системасына уңай йогынты ясый, талчыгуны киметә, кеше гомерен озайта, организмны чыныктыра, шулай ук организмда матдәләр алмашына йогынты ясый.
Чаңгы йөрәк һәм йөрәк-кан тамырлары аппараты өчен бик яхшы тренинг. Чаңгыда йөрү - күп кенә авыруларны профилактикалауга, сулыш органнарын чыныктыруга, организмга вирус инфекцияләрен җиңелрәк үткәрергә мөмкинлек бирә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар да Мәдәният һәм ял паркына чаңгы шуырга чыкты. Беренче әйләнештән соң ук кәеф яхшырды, яхшы, чиста кышкы һаваны тагын да кубрәк сулыйсы килә башлады. Азарт барлыкка килде, катнашучылар сүзләренә караганда, “чаңгы шуасы гына тугел,ә күрше чаңгычыны тизрәк узып китәсе дә килде!". Нәтиҗәдә буенча чаңгычылар берничә әйләнеш ясады. Интернат-йорты чаңгычылары төркеме чаңгы шуарга ешрак чыгарга, кышкы һава торышы белән хозурланырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга карар итте.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында төрле темаларга профилактик әңгәмәләр уздырыла, алар белемнәрен ныгытуга һәм сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән.
18 нче гыйнварда шундый әңгәмәләрнең берсен шәфкать туташы Л.Вәлиева үткәрде. Әлеге әңгәмәнең темасы “Өшү. Профилактика. Беренче ярдәм”. Ул салкында үзеңне ничек тотарга, туңмас өчен ничек киенергә һәм өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү киңәшләрен бирде. Яшәүчеләр шәфкать туташын зур игътибар белән тыңлады. Әңгәмә тәмамланганнан соң барлык кызыксынган кешеләр үз сорауларына җаваплар тапты.