Бүген Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Республикабыз театрлары” дигән кичә үткәрелде.
Психолог Наталья Самаркина социаль ярдәмгә мохтаҗларга 2019 ел Россиядә Театр елы итеп белдерелүен әйтте. Шул уңайдан, Казан шәһәрендәге мәдәният сарайларына виртуаль экскурсия үткәрде.
Шунысын да әйтик: безнең интернат-йортта яшәүчеләр кадрларда кайсы театрларның күрсәтелүен бик тиз таныды; ә кайберләрендә тамашачы буларак үзләренең дә булуларын әйтте.
Бу очрашуда катнашучылар, театр сәнгатьнең бер төре буларак, культуралы һәм мәгърифәтле шәхес формалаштырудагы ролен ассызыклан үтте.
Театрның барлыкка килү тарихы, аның әдәбият, музыка, вокал, хореография, әдәбият белән синтезы хакында файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.
Соңыннан Г. Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” дигән комедиясе күрсәтелде. Бу әсәрне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары башкарды, киләчәктә кайсы театрга экскурсия оештыру хакында фикер алышынды.