Агымдагы елның 15 нче гыйнварында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча үткәрелүче Бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Хокукый ярдәм сорап балалары өчен алимент түләмәүче ир-атларның балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче элекке хатыннары мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде һәм килеп туган мәсьәләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде.