15 гыйнварда Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.
Анда ата-аналарның берсе алиментлар түләүдән баш тарту очрагында хокукый ярдәм күрсәтелде. Кабул итүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Г.Минаева, адвокат А.Фомин, кайгырту-күзәтү һәм тәрбиячелек хезмәте бүлегенең баш белгече А. Зәйнетдинова, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Н.Кәримова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Р. Гайнетдинова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы ТКН әйдәп баручы белгече Р. Н. Ганиева үткәрде.
Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 2 гаилә мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать иткән гражданнар күрсәтелгән түләүсез юридик ярдәм белән канәгать калды.
Хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы 2019 елның 5 февралендә узачак.