Чирмешәннең "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Туган якны өйрәнү музеенда "Минем Туган ягым" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды.
Күргәзмәдә барлыгы 47 бала катнашты. Конкурста җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ел саен Чистай районында "Ел символы үз кулларың белән" иҗади конкурсын үткәрү традициягә әйләнде. Бүген конкурска йомгак ясалды. Чистай районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары А. Нәбиуллина һәм Л. Аитова "Мисс свинка" кул эшләнмәсе белән конкурста катнашты һәм "Свинка-паутинка" номинациясендә беренче урынны яулады. Катнашучылар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.