ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

5 апрельдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен “Хәтер терапиясе” технологиясе уңаеннан тәрбияче Р. Шишкина тарафыннан “Хәтер битләрен актарганда” темасына  шөгыль уздырылды.

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә, “Карьера навигаторы” марафоны” дигән темага һөнәри юнәлеш марафоны оештырды.

Алабуга шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс ел саен "Ориентир" һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр" проекты уңаеннан оештырыла. Быел ул Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланган иде.

Түбән Каманың "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары социаль хезмәт алучылар өчен "Елмаю гомерне озайта" чарасы оештырды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 5 нче апрельдә реабилитантлар  Әкиятино шәһәренә сәяхәткә китте.

"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама шәһәре 15 нче номерлы мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда булдылар.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

3 апрель көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән бергә 9 нчы номерлы коррекция мәктәбенә бардылар.

4 апрелендә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" социаль педагогы Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Арча Пласт" оешмасына экскурсия оештырды.

Балтачның Карадуган  авылында  яшәүче Габдулфая Габдуллинга 3 апрель көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International