3 апрель көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән бергә 9 нчы номерлы коррекция мәктәбенә бардылар.
Очрашуда балаларга җәйге каникул чорында эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация бирелде. Аерым игътибар социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ясалды.
Белгечләр программаның үзенчәлекләре турында сөйләде, узган еллардагы тәҗрибә белән уртаклашты.
Җәйге каникул чорында хезмәт белән тәэмин итү программасында 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Программаны гамәлгә ашыруга районның предприятие һәм оешмалары җәлеп ителә.
Узган ел Зәй районында 250дән артык бала җәйге каникул вакытында акча эшли алды. Быел да әлеге өлкәдә эш алып барылачак.