ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
2 апрель көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкать" үзәге педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Минзәлә районы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр приюты базасында Кудряшовлар гаиләсе белән "Бер-береңә таба" дигән чара уздырды.
Татарстанда беренче бала тапкан 471 яшь ана һәм өченче баласы туган 98 хатын-кыз 2019 елның 5 апреленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
"Интернет челтәре әсирлегеннән башка" программасын гамәлгә ашыру уңаеннан 5 апрельдә Минзәлә кадет интернат-мәктәбе базасында балаларның мәгълүмати иминлеген профилактикалау буенча "Компьютер. Яхшы һәм яман" чарасы оештырылды. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Балтач җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәне Разыя Әсхәтдиновага 6 апрель көнне 95 яшь тулды.
8 апрельда Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Габдельбәр Галиуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын, хезмәткәрләр тарафыннан вазыйфаларны үтәү нәтиҗәлелеген арттыру, һөнәри дәрәҗә һәм квалификация күтәрү максатларында Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр өчен методик сәгатьләр үткәрелә.
Балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү, тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлешләренең берсе. Мәктәпкәчә яшьтә баланың төп сыйфатлары актив үсә: матурлыкны күрү һәм ишетү, музыкаль зәвыкны арттыру.
8 апрелендә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Кошларны ашатырга онытма” дигән акция узды.
Язгы кояшлы һава торышы Биектау картлар һәм инвалидлар йортында тәрбия алучыларга урамда җыелырга мөмкинлек бирде. Алар спорт-уен чарасында катнашты.