Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 5 нче апрельдә реабилитантлар Әкиятино шәһәренә сәяхәткә китте.
"Экскурсоводлар" - театр түгәрәге җитәкчеләре А.Борисова һәм Л.Жаворонкова - бу сәфәрне мавыктыргыч итәргә тырышты. Алар балаларга бик күп кызыклы биремнәр тәкъдим иттеләр. Аларны үтәгәндә, балалар танылган яраткан әкиятләрне искә төшерделәр, теге яки бу әйтемнәрнең кемгә каравын билгеләделәр. Ә соңыннан әкияти шәһәр халкы барысын да театрга чакырдылар. Ә аннары "Заюшкина избушка" спектакленең премьерасы булды. Балалар чын күңелдән кул чапты, рәхмәтләрен белдерделәр.