Хәтер битләрен актарганда...

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

5 апрельдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен “Хәтер терапиясе” технологиясе уңаеннан тәрбияче Р. Шишкина тарафыннан “Хәтер битләрен актарганда” темасына  шөгыль уздырылды.

Өлкәннәр һәрвакыттагыча ял бүлмәсенә түгәрәк өстәл артына җыелып, әңгәмә корды, үткәндә төшкән сурәтләрне карап, үзләренең дусларын искә төшерделәр.

Шөгыльнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарның психофизик халәтен яхшырту, социаль активлыкларын саклау, социаль контактларны арттыруга омтылу.

Социаль хезмәт алучылар ачылып аралаштылар, эмоциональ кәефләрен яхшырттылар, шатлык һәм канәгатьлек хисе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International